Әлки районында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан һәйкәлләрне яңарталар

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Юхмачы җирлегендәге өч авылда да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәйкәлләрне, обелискларны яңарту, тирә-юньнәрен тотып алу эшләре бара.

Югары Әлморзада сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган обелиск төзекләндерелә. Аның тирәсен тимер койма белән тотып алганнар, хәзер ишекләрен ясыйлар.

Түбән Әлморзада да обелиск тирәсен тимер койма белән әйләндереп алалар. Обелискта Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәре яңартып язылган.

Юхмачыда сугышта катнашкан  авылдашлар истәлегенә паркта куелган обелиск та, мәктәп каршында Советлар Союзы Герое Алексей Чулков һәйкәле дә ремонтлана, өр-яңадан киртәләп  алына.  

Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов әйтүенчә, бу эшләрне коронавирустан саклану чараларын үтәп, үз хезмәткәрләре көче белән, кеше җыймый гына башкаралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International