Әлки районында каз фермасы төзелә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Чуаш Борнаеннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Ензаев “Агростартап” программасы буенча 3 миллион сум грант откан иде.

 

Бу көннәрдә ул шул акчага казлар үстерү буенча ферма төзетә башлады. Юрий Ензаев каз фермасын 3 мең кош асрарлык итеп сала. Быел ук инде ул фермасын тулы куәткә эшләтеп, казлар үстерү эшен җайлап җибәрергә ниятли.Фермерның эше ничек баруы белән шушы көннәрдә район башлыгы Александр Никошин танышып кайтты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International