Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5000 сум күләмендә акча түләү өчен гаризаны КФҮтә тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме Өч яшькә кадәрге, ана капиталына хокуклы яки хокукы булган гаиләләргә федераль бюджеттан бирелә, түләү ана капиталы күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукын билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.
Шулай ук, акча алу өчен шәхси кабинетта es.pfrf.ru яки gosuslugi.ru порталларында агымдагы елның октябренә кадәр гариза бирергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Р. Галләмов
Мөһим! Үз-үзеңне изоляцияләү чорында дәүләт учреждениеләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылу буенча башкарыла.
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Әлки районында Пенсия фонды:
Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4 й.
Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48