"Көнбатыш" АПК Ташбилге авылында техник карау уздыру

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

2020 елның 28 апрелендә расланган график буенча Әлки районының Ташбилге авылында «Көнбатыш» АПК базасында техник карау узды. Техник карауга барлыгы 29 берәмлек үзйөрешле юл техникасы тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Техник карау йомгаклары буенча 26 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ә узмаганнарга техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр нигезендә, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы кабат техник карауга тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International