Әлки районының Каргалы авылы яшеллеккә күмелер

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Каргалы авылында 10 меңгә якын агач утыртылган.

Һәрчак төзек, чиста-ямьле Каргада янә бер яңалык – авылны яшеллеккә күмү максаты белән биредә күпләп агачлар утыртылды.

 

Нарат, каен, миләш үсентеләрен авылга кергәндә юл буйларына, урамнарга, тыкрыкларга, бәрәңге, яшелчә бакчалары тирәләренә утыртканнар.

 

Каргалы авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, авылны яшелләндерү уй-ниятләре белән алар якташлары Фоат Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән булганнар. Фоат Вәлиев авылдашларының әлеге теләген күтәреп алган һәм яшелләндерү эшләре өчен 375 мең сум акча белән ярдәм иткән.

 

Базарлы Матак урманчылыгы хезмәткәрләре исә үз питомникларында үстерелгән яшь агачларны махсус техника ярдәмендә утыртып та куйганнар.

 

Авыл халкы бу эшне бик хуплый. Алар яшь нарат, каен, миләшләрне терлек- туардан, кош-корттан саклап, кирәк вакытта су сибеп үстерергә  ниятләп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International