Бүген Әлки районында эш визиты белән Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булып китте

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Ул урманчылык территориясендә сезонлы эшләр барышын һәм министрлык карамагындагы учреждениеләрнең янгын куркынычы сезоны кысаларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә әзерлеген бәяләде. Министрны Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, «Әлки урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Әмир Гыйзетдинов озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International