Татарстан Республикасының Әлки районында Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 1800дән артык Әлки баласы 10 мең сум күләмендә акча алган.
Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 18 млн. сумнан артык тәшкил итте.
Күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләү сорап мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ананың электрон Кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Әгәр гариза пенсия фондына шәхсән бирелгән икән, карау этабын ата-ана мөрәҗәгать иткән клиент хезмәте телефоны аша белергә мөмкин.
Гариза каралганнан соң, баш тарткан очракта ата-ана тиешле хәбәрнамәне бер эш көне эчендә ала. Баш тарту турында карар, әгәр ата-аналар Россиядән читтә яши яки, мәсәлән, башка ил гражданнары булып торса чыгарылырга мөмкин.
Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләү сорап шәхсән, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны опекун биргән яки балаларының туу турында чит ил таныклыгы булган очракта гына эшләргә кирәк.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.