Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инновацияләргә ярдәм фонды (алга таба – Фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече предприятиеләргә ярдәм итү программалары буенча гаризалар кабул итүне дәвам итү турында хәбәр итә. Фонд производствога үз көчләре белән башкарылган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләрен керткән Татарстан Республикасының кече инновацион предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтә.
Фонд ягыннан грант финанслау төрле дәрәҗәдәге проектларга исәпләнгән һәм 3 тән 50 млн.сумга кадәр ярдәм итүне күздә тота, шул исәптән сайлап алынган конкурска бәйле рәвештә финанслау шартларында.
Конкурсларда 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә һәм КУЭ субъектларының бердәм реестрында торучы юридик затлар катнаша ала. Хәзерге вакытта Фонд тарафыннан түбәндәге программаларга гаризалар җыю игълан ителде:
2020 елның 15 июненә кадәр "Үсеш-НТИ" программасы буенча финанслау-20 млн. сумга кадәр (финанслашуның 30%). Программа милли технологик инициативаның (НТИның«юл карталары») чаралары планнарын тормышка ашыру максатларында НИОКРга 8 юнәлеш буенча ярдәм итүгә юнәлдерелгән: Аэронет, Автонет, Нейронет, Энерджинет, Маринет, Хелснет, Технет һәм Түгәрәк хәрәкәте.
2020 елның 20 июленә кадәр «СТАРТ» программасы буенча финанслау - 2дән 5 млн.сумга кадәр. Программа яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацион предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. . Программа кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр буенча проектлар сайлап алына: цифрлы технологияләр; медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре; яңа материаллар һәм химия технологияләре; яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре; биотехнологияләр; ресурсларны саклау энергетикасы.
Гаризалар Фондның https://online.fasie.ru онлайн-системасы аша кабул ителә.
Катнашу һәм гаризаларны корректлы тутыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан Республикасында Фондның региональ вәкиленнән (843) 570-68-50 телефоны, info@tpidea.ru эл. почтасы яисә Министрлык хезмәткәрләреннән (843) 524-91-39 телефоны, Danat.Lunkov@tatar.ru эл.почтасы буенча алырга мөмкин.