Узган тәүлектә республикада COVID-19ның 39 яңа очрагы расланган. Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. 13 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана. Әлки районында узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар ачыкланмаган. Татарстанда 17 июньгә коронавирусның барысы 4040 очрагы теркәлгән. Бу чорда 2874 кеше савыккан, 1155 пациент әле дәвалана. Республикада коронавирустан үлемнең 12 нче очрагы теркәлгән.