Әлки районында сөт җитештерү тәүлегенә 200 тоннага якынлаша

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта районнан сөт эшкәртүчеләргә көн саен 173 тонна продукция озатыла. Базислы майлылыкка күчереп исәпләгәндә бу 193,3 тонна тәшкил итә. Шуның 24,3 тоннасы халыктан җыелган сөт. Республикада Әлки районы көнлек сөт җитештерү күләме буенча сигезенче урында. Татарстанда бары алты районда һәр көнне 200 тонна һәм аннан күбрәк продукция җитештерелә( Кукмарада хәтта 300 тоннадан артык) . Тиздән мактаулы районнар исемлегенә Әлки дә кушылачак. Инде бу җәйдә район терлекчеләренең тәүлек саен 200 әр тонна сөт җитештереп, эшкәртүчеләргә озату мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International