Әлки медикларын тәм -том белән сыйладылар

2020 елның 27 июне, шимбә

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан “Актай” кафесы кулинарлары районыбыз табиблары һәм шәфкать туташлары өчен тортлар, пироглар пешереп китерделәр. Бәйрәм уңаеннан Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә үткән тантаналы  җыелышта кафе җитәкчесе Лилия Гатина медицина хезмәткәрләренә җылы тәбрикләүләр җиткерде. –Тынгысыз, җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Безнең тәм- томнар сезгә ошаса, сыйларыбыз белән кәефегезне бераз күтәрә алсак, бик шат булыр идек,- диде ул һәм  матур итеп бизәлгән зур-зур тортларны, пирогларны медикларга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International