Бүген Әлки муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Кадыйров Тимур Рәфкать улы килде. Аны Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тимур Билялов озатып йөрде. Тимур Кадыйров берничә сайлау участогында, шул исәптән авыл җирлегендә, тавыш бирү барышы белән танышты. Визит барышында ул тавыш бирү процессы ничек оештырылуын, санитар-эпидемиологик таләпләрнең ничек үтәлүен, гражданнарның иминлеген һәм башка моментларның ничек тәэмин ителүен карады, сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты, тавыш бирү барышы белән кызыксынды һәм аларга уңышлы эш теләде.