Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 1 июлендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күрүчәнлек һәм юл тайгак булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Машиналар йөргән юлны мөмкин булганча кисеп чыкмаска, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.