Абруйлы журнал Әлкинең яшь спортчылары хакында яза

2020 елның 30 июне, сишәмбе

"Татарстан" журналы районыбызның яшь спортчылары турында язып чыкты. "Президент Миңнехановның 100 программасы" дип исемләнгән әлеге махсус чыгарылыш 150 мең данә тираж белән дөнья күргән. Анда Әлки районына багышланган сәхифә дә бар. Журналист Ләйлә Әхмәтшина әзерләгән язма "Александр Георгадзе һәм аның олимпия өметләре" дип атала. Биредә сүз Базарлы Матактагы "Ләйсән" йөзү бассейны һәм анда су полосы белән шөгыльләнүче кызлар, малайлар турында бара. Районыбызның ватерполчылар командасы соңгы елларда зур уңышларга ирешә. Хәзер алар акрынлап тренировкалар үткәрә, яңа ярышларга әзерләнә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International