«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»хәйрия акциясе йомгаклары

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Акция барышында авыр тормыш ситуациясенә эләккән әлкилеләр волонтерлык, финанс, мәгълүмати, белем бирү һәм башка төр ярдәм алдылар.

Алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм муниципалитетлар билгеләде. Аңа ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз тәэмин ителгәннәр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр кергән. Хәйрия акциясенең актив катнашучылары-предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар һәм җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар.

Масштаблы хәйрия акциясенең 4 этабы эчендә районга барлыгы 1 725 азык-төлек җыелмасы керде һәм таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International