Чиябаштагы “Әниләр” чишмәсе ышанычлы кулларда

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Әлеге чишмәдән халык элек-электән су ала торган булган. Өйләргә су кергәч аның турында онытканнар, чыганак кибә башлаган. Авылның бер уңганы Миншакир Хәмитов чишмәгә яңа тормыш бирү нияте белән эшкә тотынган. Ул аны чистарткан, төзекләндергән, тирәсен киртәләп алган, агачлар утырткан. Авылдашлары Марсель Хисмәтов һәм Фәргать Насыйров та аңа ярдәмгә килгән. Хәзер чиябашлыларга гына түгел, якындагы авылларда яшәүчеләргә дә  сихәтле чишмә суын каян алырга дип аптырыйсы юк – төзекләндерелгән чыганак авылга керү юлында гына. Миншакир ага, яше олыгая барса да, инеш тирәсен ямьлерәк итү өчен тырыша. Коймасын буяп тора, торбаларын чистарта. Хәзер анда инде беседка да бар. Арыган юлчылар шундагы эскәмиягә утырып ял итә ала. Бирегә килеп догалар да укыйлар. Бу матур урынны авыл яшьләре дә бик ошата. 100 ел электәге кебек үк, егетләр сөйгәннәрен монда беренче очрашуга чакыралар, бергә булырга тәкъдим ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International