Әлки районында зур буа төзелә

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Яңа Сихтермә авылы янында федераль программа нигезендә зур буа төзелә. Төзелеш эшләрен Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки ПМК “Мелиорация” алып бара. Әлеге буа мул су чыганагы булачак. Аны быел эшләп бетереп файдалануга тапшырырга да җыеналар. Буа “Хузангай” җәмгыятенең мең гектардан артык кырларын сугару өчен хезмәт итәчәк. Шулай ук биредә балык үрчетү ниятләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International