Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында мәчетне төзекләндерү буенча өмә үткәргәннәр. Махсус кран китертеп, мәчет манарасын буяганнар. Мәчет тирәсендәге коймалар да ачык матур төсләргә буялган. Өмәдә авыл халкы бик актив катнашкан.