Әлки районында «РемТехСервис» ҖЧҖендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Әлкидә «РемТехСервис»  җәмгыятендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр. Уракта катнашасы машиналарга техник карауны Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Андрей Петухов үткәрде. Предприятиенең биш “Нью-Холланд” комбайны бар. “Бу техника инде егерменче сезон эшли. Запас частьләрне дә чит илдән кайтартабыз”,–ди «РемТехСервис» ҖЧҖ начальнигы Рәис Галиуллин. Әлеге җәмгыять ашлык җыю һәм ташу, шулай ук кислоталылыкны киметү өчен туфракны известьлау белән шөгыльләнә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев сүзләренә караганда, уракта 103 комбайн катнашыр дип көтелә. Бөртекле культураларны җыю июльнең егерменче числосында башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International