Республикада кешеләр һәм техниканың урманда булуына чикләүләр кертелде. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, гражданнарның урман массивларында булуына 21 көнгә чикләүләр кертелде. Бу республика урманнарында янгын куркынычының IV һәм V классларын урнашу белән бәйле. Әлки урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин сүзләренә караганда, бу чорда кагыйдәләрне бозган өчен штраф санкцияләре икеләтә арта. Янгын чыккан һәм урман утыртмаларына зыян килгән очракта, гаепле кешеләргә карата җинаять җаваплылыгы каралган.