Бүген республикада 33 яңа COVID-19 очрагы расланган. Аларның икесе читтән кертелгән, 31е – контактлы. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылды, калганнары өйдә дәвалана. Иң күп чирләүчеләр Казанда (27 кеше). 20 июльгә (арту буенча) Татарстанда 5248 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 4104 кеше, шул исәптән 29ы-узган тәүлектә терелгән. Хөрмәтле әлкилеләр! Коронавирус йогышы бик мәкерле. Әйдәгез, саклау кагыйдәләрен төгәл үтик!