Татарстанның Кадастр палатасы мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертүне дәвам итә

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыъеллыгында Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН)Татарстан мәдәни мирас объектларының 124 территориясе чикләре турында белешмәләр кертелгән. Алар арасында федераль әһәмияттәге 20 объект бар, аларның күпчелеге республиканың Спас районында урнашкан (Бураковский-Кожаевский валы, Гусихино, Куйбышев, Балымер шәһәрлеге  һәм башкалар).

Шулай ук ЕГРН дини корылмалар, мәгариф учреждениеләре, дворян һәм сәүдәгәр утарлары территорияләре чикләре турында мәгълүматлар белән тулыланган. Алар арасында: Поморский Согласиесенең җәмәгать гыйбадәтханәсе, Христова Раштуасы чиркәве, Никольск чиркәве, Галиев мәчете, земство училищесы бинасы, Мануйлово гимназиясе һәм башкалар.

Моннан тыш, ЕГРНга Курбатова утары, 1900-1941 елларда анда галим-филолог Богородицкий В.А. яшәгән, сәүдәгәр Стахеев утары, Чемезов, Акчурин йорты һәм башка бик күп тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында мәгълүматлар кертелгән.

Белешмә өчен

Бүгенге көндә  ЕГРН Татарстанның мәдәни мирас объектларының 778 территориясе чикләре турында белешмәләр бар.

ТР буенча Кадастр палатасы эксперты Дмитрий Малинин билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объекты территориясе чикләре төгәл билгеләнергә һәм күчемсез милек реестрына кертелергә тиеш, чөнки шулай тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тиешенчә сакланачак. Бердәм дәүләт реестрында мондый территорияләр турында мәгълүмат булмау җирле үзидарә органнары тарафыннан җир кишәрлекләре биргәндә шәһәр төзелеше хаталарын кылуга, шулай ук территорияләрне үстерүне планлаштырганда законнарны бозуга китерергә мөмкин.

«Күчемсез милек сатып алыр алдыннан, чикләүләр һәм йөкләмәләр булу өчен, күчемсез милек объекты турында ЕГРН дан өземтә алырга киңәш итәбез. Шулай итеп, гражданинның җир участогының мәдәни мирас объектын саклау һәм яклау зонасына керүен тикшерергә мөмкин", - дип аныклый Дмитрий Малинин.

Күчемсез милек реестрыннан өземтәне КФҮнең теләсә кайсы офисында, Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының рәсми сайтында заказ бирергә мөмкин.

ММЧ өчен контактлар

ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International