ОНЛАЙН ҮЗГӘРЕРГӘ ВАКЫТ ҖИТТЕ!

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Һәр елны язын һәм көзен, гадәттә, «SOTKA: 100 көнлек воркаут»түләүсез белем бирү-күнегү программасы эшләтеп җибәрелә. Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендә 1418 шәһәрдән 0,5 миллионнан артык кеше катнашты. Әмма массакүләм стартлар башка булмаячак. Һәр катнашучының "соткасы" индивидуаль, кушымта алынган вакытта яки программаның интернет-сайтында язылган вакытта теләсә кайсы вакытта башлана.

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән бәйле рәвештә гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү, урам тренировка мәйданчыкларын ябу кертелгән. РФ сәламәтлек саклау министрлыгы профилактика чараларының берсе сыйфатында сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Сәламәт яшәү режимын үтәргә кирәк, шул исәптән тулы кыйммәтле йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр белән бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлык. Физик культура белән көн саен шөгыльләнү организмның физик һәм психологик тигезлеген сакларга мөмкинлек бирә. Гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, иммунитетны күтәрү инструментларының берсе - SOTKA.

SOTKA: 100 көнлек воркаут – бу программа тренировкаларны яңа гына башлаучы, озак тәнәфестән яки травмадан соң тренировкаларга кайтучылар өчен исәпләнә. Программаның төп максаты - теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләрне укыту һәм күнегүләр. Без биология, химия һәм физика буенча мәктәп дәреслекләреннән башлап чит ил фәнни журналларында иң яңа язмаларын да кертеп, 1000 дән артык чыганактан мәгълүмат җыйдык. Сезгә бары тик бу белемнәрне кулланырга гына кирәк.

Кайберәүләр без конвейерны уйлап таптык дип саный, чөнки ахырына кадәр җиткән кешеләрнең нәтиҗәсе бер үк төрле - матур тән, көч күрсәткечләре һәм тирә-юньдәгеләрдән комплиментлар шквалы! Егетләр кызларда чын-чынлап кызыксыну уята башлый. Кызларга егетләрнең  игътибары арта. Безнең катнашучылар тирә-юньдәгенең иң яхшысын гына күрә башлыйлар. Яшәү рәвеше һәм фикерләү үзгәрә.

Һәм бу томыш рәвешенә әйләнә. Бу  гади тренировкалар гына түгел. Бу тормыш стиле, фикерләү ысулы, чын фәлсәфә. Шуңа күрә безнең саф елдан-ел арта бара. Һәр яңа уңыш уннарча яңа катнашучыны китереп куша.

Программа нәкъ 100 көнгә исәпләнгән, алар дәвамында сез көн саен кечкенә генә файдалы мәгълүмат блогын (видео + текст) алачаксыз һәм база күнегүләре комплексларын башкарачаксыз. Программаның үзенчәлеге булып, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәр кеше аның белән шөгыльләнә ала.

2019 елда программаны оештыручылар безнең SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү программасы кушымтасының инглиз телендәге версиясен башлап җибәрделәр. Шулай итеп, хәзер Россия AppStore ыннан тыш ул тагын 30 башка ил кибетләрендә дә эшли башлады (АКШ, Канада, Бөекбритания, Австралия, Германия, Франция, Италия һәм Испанияне дә кертеп). Берничә тапкыр ул Россия AppStore ында көн кушымтасы булды.

Программаның рәсми сайты - http://workout.su/100IN

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International