Әлки районы Ветхезмәте Корбан бәйрәменә чалынасы корбан сарыкларын тикшерә

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Сарыклар башка төбәкләрдән китерелә, ә алар белән бергә йогышлы авырулар да китерелергә мөмкин. Башкортстанда ящур зәхмәте мисал булып тора. Казахстаннан рөхсәтсез китерелгән сарыклар бу бәлагә сәбәп булган. Берничә торак пунктта терлекләр юк ителде, зур икътисади зыян китерелде. Сарыклар ящур белән чирләмәскә дә, бу чирне таратучылар булырга да мөмкин. Тикшерелмәгән сарыкларны  корбан чалуга китерү биологик куркынычсызлыкны арттыра. Шуңа күрә сарыклар да, башка төрле терлек тә ветеринария документлары булганда һәм ветеринария хезмәте белгечләре белән килештереп китерелергә тиеш. Хайваннар карантинлы чаралар үтәргә тиеш: ветеринария табибы тарафыннан клиник карау, лаборатория тикшеренүләре һәм шуннан соң гына чалынырга мөмкин. Районның ветеринария хезмәте гражданнарны Корбан бәйрәме уңаеннан йола корбаннары чалу ролен үтәүче гражданнарга чисталыкка һәм гигиенага  аерым игътибар бирергә чакыра. Дин тотучыларга аеруча куркыныч инфекцияләр таралуга юл куймас өчен, саклык чаралары күрергә кирәк. Эчке органнар һәм башка биологик калдыкларны биотермик чокырга утильләштерергә кирәк. Хайван хуҗаларына авыруга шикләнгәндә районның дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул ук вакытта авыру хайванны изоляцияләргә кирәк.

Р.Сафин, «Әлки РДВБ» ДБУнең баш эпизоотологы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International