Күңелеңә хуш килгән проект өчен 23 июльгә кадәр priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россиядә экотуризмны үстерү һәм туристлык-рекреация кластерларын булдыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә республика өчен тавыш бирергә чакырды. «Дуслар, priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңсәк, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Идел-Кама табигать биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» Милли паркы һәм Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы территорияләрен төзекләндерү өчен федераль үзәктән акча бүлеп биреләчәк», - дип язган республика Президенты «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.
ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың матбугат хезмәтендә элегрәк хәбәр итүләренчә, Татарстан тавыш бирүдә 8нче урынга күтәрелде.
"Регион буларак без хәзер сигезенче урында. Без биш гариза бирдек һәм конкурска иң күп проектларны биргән претендентлар арасында торабыз",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Тавыш бирүдә илнең 68 регионыннан 115 гариза катнаша. Шул ук вакытта бер субъекттан берьюлы берничә проект җиңүче була ала. Бөтенроссия конкурсының беренче этабы 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Беренче этап барышында 30 проект сайланачак, һәм бер проект — тавыш бирү лидеры — автомат рәвештә иң яхшы унлыкка керәчәк.
«Әлегә без регионнан күпме проектлар уза алганын белмибез, әмма без Татарстаннан бер гаризадан күбрәк узар дип өметләнәбез», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстаннан түбәндәге проектлар катнаша:
- “Кама Тамагы” сәүдә-күңел ачу комплексы (төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгы “Лобач тавы” ландшафт профиле һәм төбәк әһәмиятендәге Юрьев мәгарәсе табигать һәйкәле).
- «Түбән Кама» сәүдә-күңел ачу комплексы («Түбән Кама» милли паркы);
- «Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);
- «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы («Зәңгәр күлләр» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы);
- “Балык бистәсе” сәүдә-күңел ачу комплексы (Дәүләт табигый зоологик (аучылык) Шомбыт заказнигы)