Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев барлык әлкилеләрне Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлекләрен төгәлләштерүне сорый

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Район үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык әлкилеләрнең исемнәре язылачак мемориал төзелә. Базарлы Матак авылында үзәк мәйданны реконструкцияләү буенча зур эш алып барыла. Аллы – гөлле чәчәкле фонарьлы заманча бульвар күзне шатландыра, креатив эскәмияләргә утырып ял итәргә мөмкин. Әмма иң мөһиме-җәяүлеләр бульварының мемориаль өлешен эшләргә генә калды. Төзүчеләрнең планнарында-Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре «алтын» хәрефләр белән язылачак истәлекле стела урнаштыру. Әлки һәм Спас районнары хәрби  комиссары Виктор Лаврентьев барлык әлкилеләргә мәңгеләштерү исемлегендә аның туганы бармы-юкмы икәнлеген тикшереп карауны сорап мөрәҗәгать итә. Мәгълүматларны районның авыл җирлекләре башкарма комитетларында, шулай ук хәрби комиссариатта 20-1-06 һәм 20-2-52 телефоннары буенча расларга мөмкин. Беркем дә онытылырга тиеш түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International