Без район халкы турында сөйләүче сәхифәбезне дәвам итәбез

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Миңнегулова Гөлнур Габбас кызы Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә 2008 елның 1 нче мартыннан эшли. Бу еллар эчендә үзен намуслы, җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Үз эшен сыйфатлы һәм белеп башкара. Гөлнур Габбасовна музей экспозицияләрендә булган музей фондларының сакланышын тәэмин итә, кертемнәрнең төп китабы һәм инвентарь китаплары нигезендә исәпкә алуны оештыра, музей экспонатларын саклау режимын исәпкә алып, фондлар урнаштыру белән җитәкчелек итә. Минигулова Гөлнур Габбасовна музей әйберләрен саклау режимын, шулай ук музей экспонатларын вакытында  сыйфатлы консервацияләүне җаваплылык һәм намус белән контрольдә тота. Ул реставрациягә мохтаҗ экспонатларны ачыклау эшен оештыра, фондларның сакланышын тәэмин итә торган профилактик чаралар ( чистарту, җилләтү, әйберләрне киптерү).үткәрә. Ул музей фондларын саклауны һәм исәпкә алуны яхшыртуга, реставрация эшләрен камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International