Быел җәй аеруча эссе. Күпләр эсседә сулыкларда качып котыла. Коену, һичшиксез, яхшы ял, организмны сәламәтләндерә һәм чыныктыра. Тик, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Коткаручылар, белгечләр чаң суга - бу җәйдә батып үлүчеләр саны аеруча куркыта.
- Соңгы мәгълүматларга караганда, быел республикада 41 татарстанлы суга баткан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 кешегә күбрәк. Алар арасында ике бала булуы, аеруча аяныч - ди район гражданнар яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина. Аның сүзләренә караганда, батып үлүчеләрнең яртысыннан артыгы җиһазландырылмаган урыннарда коенган. 20 кеше спиртлы эчемлекләр куллану аркасында тормыш белән хушлашкан. - Безнең районда махсус җиһазландырылган сулыкларда коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Димәк, елга төбе, плотиналар тикшерелмәгән, коткаручылар кизү тормый. Коену куркынычы турында тиешле аншлаглар да кисәтә. Шуңа да карамастан, җәйге эссе көннәрдә сулыкларда коенучылар, ял итүчеләр күп. Елгаларда ата-аналар каравыннан башка булган балаларны да бик еш очратырга була. Ә бит бу бик зур куркыныч янарга мөмкин. Өлкәннәр үзләрен дә сакласыннар, шулай ук балаларга берүзләре генә елга буена йөрергә рөхсәт итмәсеннәр иде, - ди борчылып Лилия Гайфуллина. Узган ике елда районда сулыкларда үлем очраклары теркәлмәгән. Вәзгыять саклансын өчен һәркем суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең соңгы ике утырышында төп мәсьәлә – су объектларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында иде. Шуңа бәйле рәвештә авыл җирлекләре башлыкларына, су объектларын арендалаучыларга барлык чараларны да күрергә кушылды. Коену сезоны башланганнан бирле районның су объектларында полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләреннән торган мобиль төркемнәр патрульлек итә. Алар ял итүчеләргә куркынычсызлык чаралары турында кисәтәләр, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр өләшәләр. Район мәгариф идарәсе җитәкчелегенә суда үз-үзеңне тоту, батучыны коткару кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү турында онлайн-дәресләр оештырырга һәм үткәрергә кушылды. Сүз дә юк, Балалар суда бәлагә юлыкмасын өчен балачактан ук йөзәргә өйрәтү зарур. Моны район гражданлык яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина да ассызыклап үтте.
Ә бит моның өчен бездә бөтен шартлар да бар – ел әйләнәсе йөзү бассейны эшли. Балаларны йөзүгә өйрәтү өчен тренерлар бар. Биредә күпме кыз һәм малай йөзү нигезләрен үзләштерде һәм хәтта су спорт төрләре буенча ярышларда призлы урыннар яулады. Хәзер җәй уртасы гына. Синоптиклар эссе көннәр турында фаразлый. Җәй имин булсын, бәхетсезлек очраклары аны ямьсезләмәсен. Моның өчен коры җирдә, барыннан да элек суда сак булырга кирәк.
Бәла булмасын өчен, суда берничә гади кагыйдәләрне төгәл үтәгез:
- рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга мөмкин;
- таныш булмаган урыннарда су коенырга ярамый-су төбендә баткан бүрәнәләр, ташлар, агачлар булырга мөмкин;
- сазлы урыннарда һәм суүсемнәр булган урыннарда коенырга ярамый;
– кабартылган йөзгечләрдә ярдан ерак китмәгез-алар төзек булмаска мөмкин, ә бу хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә бик куркыныч;
- әгәр сез көчле агымда суга эләккәнсез икән, аларны каршы йөзәргә тырышмагыз. Бу очракта агым буенча йөзәргә, акрынлап ярга якынаерга кирәк;
– әгәр дә сез су бүрәнкәсенә эләккәнсез икән, һаваны күбрәк алыгыз, чумыгыз һәм аннан кискен читкә китәргә тырышыгыз;
- әгәр дә мускулларны көзән җыерса, аркага ятыгыз һәм ярга таба йөзегез, шул ук вакытта оеган мускулларны ышкырга тырышыгыз. Ярдәмгә дәшергә оялмагыз;
- ялганлап чаң кагарга ярамый;
- балаларны үзләрен генә су коенырга җибәрмәгез.