Түбән Әлки авыл җирлегендә ике авылда буалар ясаганнар. Җирлек җитәкчелеге, су объектларының авыллар тормышында гаять әһәмиятле булуын күздә тотып, бу эшләрне тиз арада башкаруны оештырган. Су агу өчен 0,5 метр диаметрлы торбалар урнаштырганнар. Буалар төзелешендә “Амкадор” тракторчылары Ленар Сәлахов һәм Рамил Галәветдинов тырышып эшләгән. Югары Әлкидәге буа инде су белән тулган, хәзер чиратта – Түбән Әлкидәгесе. Ике буа да Кече Чирмешән кушылдыгы Ата елгасыннан “туена”. Буа суын авыл халкы яшелчә бакчаларына сибү, терлеккә эчерү, каз һәм үрдәкләрне коендыру өчен файдалана. Әмма беренче чиратта су янгынга каршы максатларда кирәк. "Сакланганны Алла саклый", - диләр халыкта.