Әлки туган як тарихын өйрәнү музее районның истәлекле урыннары буйлап автобус экскурсияләре оештыра

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

С.М. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее әлкилеләр өчен ике юнәлештә автобус экскурсияләре оештыра башлады. Беренче юнәлеш “Космик биеклектән Чуаш АССРның халык шагыйре П.П.Хузангайга кадәр” дип атала. Ул С.Лисенков музее белән танышудан башлана. Аннан соң экскурсиядә катнашучылар автобуста Сихтермә-Хузангай авылына юл тоталар, анда чуаш халкының бөек улы Петр Хузангай музеенда булалар. Экскурсоводлар юлда очраган авылларның тарихы, танылган шәхесләребезнең тормышы һәм иҗаты белән дә таныштырып баралар. Икенче экскурсия  фронтовик язучы Нәби Дәүли эзләре буенча үткәрелә. Ул шулай ук С.М.Лисенков музееннан старт ала. Аннан автобус язучының туган авылы Мәүләшәгә  юнәлә. Биредә Нәби Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты, шулай ук авыл тарихы турында сөйләнә. Бу маршрут Үргәгар авылын да үз эченә ала, аның данлыклы мәчете тарихы белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International