Әлки районы Түбән Әлки авылында юл салалар

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Әлкидә үзара салым средстволарына урам юлларын яхшырталар. Мәктәп урамына инде ком кайтарганнар. Биредә 450 метр озынлыкта каты түшәмәле юл салырга җыеналар. Авыл халкы үзара салым программасының отышлылыгын яхшы аңлый. Әлеге программа республикада  2014 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә, халыктан кергән һәр бер сумга Татарстан бюджетыннан дүрт сум түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International