Түбән Әлки авыл җирлегендә авылларны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Югары Әлки авылында балалар уен мәйданчыгын төзекләндергәннәр. Авыл клубы янындагы әлеге корылма балаларга инде ике ел хезмәт итә. Хәзер биредә өстәмә рәвештә турник, таганнар һәм таучык урнаштырганнар. Снарядларны буяп та куйганнар. Бу көннәрдә елга комы да кайтарылачак. Җирлек башлыгы Мансур Галиуллин әйтүенчә, мәйданчык җирле бюджет хисабына яңартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International