95 яшьлек юбилее белән котлау

2020 елның 24 июле, җомга

Әлки районы Яңа Үргәагар авылында яшәүче Садыкова Ркыя Гарип кызына 95 яшь тулды.

Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, яңа Үргәагар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International