Районда бүген, 24 июльдә, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 56 транспорт чарасын тикшергәннәр. Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланган. Алар менә мондый: Ст.12.6 – транспорт чарасы белән хәвефсезлек каешын каптырмыйча идарә иткән – 1 очрак; Ст.20.25 ч.1 – административ штрафны билгеләнгән срокта – карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләмәгән – 1 очрак.