Әлки районында "Җәяүлеләр кичүе" операциясе бара.

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

21 июльдән 30 ына кадәр республикада “Җәяүлеләр кичүе” профилактика ункөнлеге үткәрелә. Әлеге акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау максатында оештырыла. Район ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә өстенлек бирмәү фактларына юл куймау буенча эшне көчәйттеләр. Шулай ук җәяүлеләрнең үзләренең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвенә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә хәрәкәт иткәндә һичшиксез яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга тиеш. Акция барышында автоинспекторлар җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның, тукталышларның тиешле хәлдә булуына да контрольне арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International