“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда икенче смена башланды. Бу профильле смена – анда тулысынча бадминтончылар ял итә. 18 көн дәвамында 30 бала табигать кочагында саулыгын ныгытачак. Барлык ял һәм тәрбия чаралары өстенә, алар көн саен бадминтон белән дә шөгыльләнә. Балаларның ялын оештыру һәм күнегүләр үткәрү белән тренерлар Максим һәм Альбина Муштаковлар мәшгуль.