Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы

28 июль 2020 ел., сишәмбе

2020 елның 27 июлендә Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны террорчылыкка каршы комиссия рәисе - Әлки муниципаль районы Башлыгы А.Ф. Никошин алып барды. Утырышта катнашучылар түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:

1.Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү вакытында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында (31 июль-Корбан бәйрәме).

2. “Яшь имәннәр” балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге МБУ куркынычсызлык чаралары һәм террорчылыкка каршы яклануның торышы турында.

3.Социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәргә язылучылар белән профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында.

4.«Терроризмга каршы тору турында» Федераль закон нигезендә Әлки муниципаль районы территорияләрендәге объектларның террорчылыкка каршы сакланышына карата таләпләрне үтәү һәм аны бетерү буенча чаралар турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International