1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсиясе арта

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.

Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2020 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты кыйммәте хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).

Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 1068 райондашыбыз алачак. Бу максатларга 206 мең сум тирәсе акча каралган.

Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.

Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 18 пенсионерга кагылачак, шул исәптән 17се-ашыгыч түләү алучы һәм 18е-тупланма пенсия алучы. Аларның айлык түләүләре 2019 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 9,1%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International