Роспотребнадзор белгече Алмас Абзалов Корбан бәйрәмендә саклык чаралары хакында искәртә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Районда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы әле саклана. Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов  Корбан бәйрәмендә саклык чараларын төгәл үтәү хакында искәртә.   Белгеч гает вәгазен  мөмкин кадәр кыска вариантта үткәрү зарурлыгын әйтә. –Без бәйрәм намазын урамда укырга киңәш итәбез. Шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр араны саклау зарур. Коронавирусның мәкерлелеге хакында онытырга ярамый. Мәчеткә килүчеләрнең барысы да битлек һәм пирчәткәләрдән булырга тиеш. 65 яшьтән олыракларга, шулай ук хроник чирләре булучыларга, беренче чиратта сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан, диабеттан интегүчеләргә, иммунитеты түбән булганнарга намазны өйдә укырга киңәш итәм,–дип мөрәҗәгать итә Алмас Абзалов. Ул мәчеткә үз намазлыгыңны алып килергә,  якын аралашудан, кул кысышудан тыелып торырга кирәклеген дә әйтә. Ә мәчетләрнең имамнары халык килгәнче һәм таралышканнан соң бинаны махсус чаралар белән зарарсызландыру турында кайгыртырга тиешләр. Корбан чалу йоласын үз шәхси хуҗалыгыңда башкарганда чисталыкны сакларга кирәк. Хайванның эч-башларын, бүтән калдыкларны урамдагы контейнерларга, чокыр-чакырларга ташларга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International