Әлки районы Новостройка бистәсендә яшәүчеләр “Актай” кибете автолавкасы сатучысы Фәния Гыйзәтовага һәм шофер Игорь Мамаевка рәхмәт әйтә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Без, Новостройка бистәсендә яшәүчеләр, “Эдем” ҖЧҖнең “Актай” кибете сатучысы Гыйзәтова Фәния Илдус кызына, шулай ук автолавка йөртүчесе Мамаев Игорь Петровичка газета аша ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар безне өзлексез рәвештә иң кирәкле ашамлыклар белән тәэмин итеп торалар. Эшләрен бик тырышып башкаралар, кешеләргә карата ихтирамлылар, ягымлылар. Халыкка  бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт аларга. Бу уңган хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телибез.

Хөрмәт белән Гатауллин Ирек Шәрип улы, Новостройка бистәсе.

Тулырак: http://alki-rt.ru/news/novosti/zhiteli-poselka-novostroyka-alkeevskogo-rayona-blagodaryat-prodavtsa-avtolavki-magazina-aktay-faniyu-gizzyatovu-i-shofera-igorya-mamaeva

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International