Әлки районы башлыгы гомерлек тракторчы Рәхимулла Хисмәтовны 90 яшьлеге һәм Корбан гаете белән котлады

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген Чиябаш авылында яшәүче Рәхимулла Сәмигулла улы Хисмәтов үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлеген билгеләп уза. Аны юбилее белән котларга өенә район башлыгы Александр Никошин килде. Рәхимулла ага гомере буе колхозда тракторчы булып эшләгән. 65 ел бергә яшәгән хатыны Гөлзәминә апа белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар иркен, якты, зур өйдә кече уллары Җәүдәт һәм киленнәре Алсу тәрбиясендә кадер – хөрмәттә яшиләр. Район башлыгы Александр Никошин Рәхимулла аганы юбилее һәм Корбан бәйрәме белән ихластан котлады. Аңа бәхетле картлык, сәламәтлек, озын гомер теләде, истәлекле бүләк тапшырды. Теләкләргә Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин да кушылды. Ветеран мондый игътибардан бик канәгать калды, җитәкчеләргә кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Тулырак: http://alki-rt.ru/news/novosti/glava-alkeevskogo-rayona-aleksandr-nikoshin-pozdravil-zasluzhennogo-traktorista-rakhimullu-khismatova-s-90-letiem-i-s-kurban-bayram

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International