Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУнән мәгълүмат:

2020 елның  3 августы  18 сәгатьтән 4 август ы 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2020 елның 4 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

төнлә-иртән томан, яшен, төнлә-көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.

Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: төнлә-иртән томан, көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International