Әлки районында Түбән Салман зираты коймаланды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Түбән Салман авылы зиратының коймасы тузган, урыны белән агач койма ишелеп төшкән һәм ауган, кыскасы, алыштыру кирәк иде. Бу изге эшкә авылдан читтә яшәүче якташ - авылдашларыбыз  алынды. Җирле халык та актив кушылды. Түбән Камадан Рафыйк Ганиев, Казаннан Фоат Хәлиуллин, авылдан Рафаэль Сибәгатов төзелеш эшләрен оештыручы булдылар. Бергәләп металл койма сатып алуга 350 мең сум күләмендә акча җыйдык һәм 850 метр озынлыктагы койманы алыштырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International