Әлки районында быел беренче сыйныфка 182 бала керәчәк

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Мәктәпләрдә 1 сентябрьдә уку гадәти режимда башланачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергән. Ул мәктәпләрдә онлайн уку кертелмәячәген әйткән. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева сүзләренә караганда, безнең мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек тулы куәткә бара. Күп җирдә уку кабинетларында җиңелчә ремонт ясыйлар. Районда быел беренче сыйныфка 182 бала керәчәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, мәктәпләрдә пандемия белән бәйле яңа кагыйдәләр кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International