Әлки районы мәктәпләрендә югары тизлекле интернет булачак

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Санлы икътисад" милли проекты кысаларында районның 35 белем бирү учреждениесендә җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча югары тизлекле интернет уздырылачак. Бүгенге көндә шуларның 28ендә кабель җәелгән инде. Авыл мәктәпләрендә челтәргә керү тизлеге кимендә ун тапкыр артачак. Бу хакта безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева хәбәр итте. Бу мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Wi-fi нокталары куелачак. Ә Базарлы Матак урта мәктәбендә алар берничә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International