КЫЗЫК ИТЕП ӘЙТ: БЛОГЕРЛАР ҺӘМ ММЧ АВТОР ӨЧЕН ХАЛЫК САНЫН АЛУ БУЕНЧА КОНКУРС БАШЛАНДЫ

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Ни өчен исәпкә  алу мәгълүматлары буенча кияүдә булган хатын-кызлар  өйләнгән ир-атларга караганда күбрәк икән? Нәрсә ул йорт хуҗалыгы? Халык санын алу кайчан барлыкка килде һәм ул ни өчен кирәк? Бу һәм башка кызыклы темалар турында  Бөтенроссия халык санын алу конкурсында катнашучы блогерлар һәм  медиа өчен авторлар сөйләячәк.  Конкурс 2020 елның 1 августыннан 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр акчалата призлар алачак.

Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов "Катлаулы турында гади итеп. Яңа медиаларда интеллектуаль контент" чарасы кысаларында  медиа һәм социаль челтәрләрдә Бөтенроссия халык санын алуны һәм статистиканы популярлаштыручы проектларга конкурс старт алуы турында игълан итте.

Конкурста 18 яшькә җиткән   YouTube, «Вконтакте», «Одноклассники», «Facebook», LiveJournal, Яндекс.Дзен, Instagram, Habr, Pikabu, Tik-Tok, кебек онлайн-мәйданчыкларда подкаст чыгаручы, шулай ук ММЧ  лицензиясе булмаган үз сайтында тематик сәхифәне алып баручы Россия гражданнары катнаша ала.  Конкурсның тематикасы киң: Россиядә һәм дөньяда халык санын алу тарихы, социаль һәм икътисади үсеш өчен исәпкә алуның әһәмияте, аерым төбәк, шәһәр, район, авыл өчен исәпкә алуның әһәмияте, алда торган халык санын алуның яңа цифрлы форматы, исәпкә алу нәтиҗәләре, аларны куллану, шулай ук авторлык темалары.

Конкурста катнашучылар медиа/социаль челтәрләрдәге проект планын (подкастлар, инфографлар, тулы текстлы материаллар, репортажлар, видеороликлар, анимацияләнгән графика, интервьюлар, документаль фильмнар, социаль челтәрләрдә яки рус телендә Интернет-медиа битләрендәге махсус проектлар белән), Бөтенроссия халык санын алуны һәм статистиканы популярлаштыручы медиа-челтәрләрдә тәкъдим итәргә тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Мәскәү вакыты белән 12: 00 сәгатьтән (алга таба-бөтен җирдә Мәскәү вакыты) 1 август 12: 00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Гаризалар blogs@strana2020.ru электрон почтасына җибәрелә.  Катнашучылар аерым материалларны болытлы саклагычларга беркетергә һәм аларга керү өчен сылтамалар бирергә хокуклы.

Конкурсның икенче этабында 2-15 сентябрьдә эксперт жюри проектларны караячак. Иҗади ярышларда җиңүчеләр 2020 елның 16 сентябрендә 12:00 сәгатьтә strana2020.ru сайтында  һәм социаль челтәрләрнең халык санын алу битләрендә игълан ителәчәк. Документлар әзерләү һәм аларны рәсмиләштерү, сайлап алынган проектларны гамәлгә ашыру өчен премияләр тапшыру 17 нче сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр булачак. 6 нчы октябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр - җиңүчеләр проектларын гамәлгә ашыру чоры. Ниһаять, агымдагы елның декабрендә тормышка ашырылган проектларга бәя биреләчәк һәм призлар тапшырылачак.

Конкурс эшләре, проектны тормышка ашыру бәясеннән һәм катнашучы мәйданыннан чыгып, 6 төркемгә бүленәчәк. Иң яхшы тормышка ашырылган эшләрнең авторлары һәр төркемдә призлар алачак: беренче урын өчен – 30 000 сум, икенче урын өчен – 20 000 сум, өченче урын өчен – 10 000 сум.

Блогерлар һәм медиа авторы өчен Бөтенроссия халык санын алу конкурсын уздыру шартлары һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат ВПН-2020 сайтында һәм Бөтенроссия халык санын алу рәсми битендә социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Кызыксынучылар сорауларны blogs@strana2020.ru электрон почтасына  җибәрә алалар.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре  (Gosuslugi.ru) порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.  Торак йортларны карап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да халык санын алырга мөмкин булачак.

Медиаофис ВПН-2020

media@strana2020.ru

www.strana2020.ru

+7 (495) 933-31-94

https://www.facebook.com/strana2020

https://vk.com/strana2020

https://ok.ru/strana2020

https://www.instagram.com/strana2020

youtube.com

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International