Әлки районы ГХАТ бүлегендә ел башыннан бирле 68 бала исәпкә алынган

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Район ГХАТ бүлегендә июльдә яңа туган 8 бала теркәлгән. Бәбиләрнең бишесе малай, өчесе кыз. Ике нарасый гаиләдә өченче булып туган. Дүрт бала – икенче, ике бала беренче булып дөньяга килгәннәр. Ә ел башыннан 68 бәбине исәпкә алганнар. Бу узган елның шул чорындагыдан сигез балага күбрәк. Узган айда 7 пар гаилә корган. Ел башыннан бирле исә 30 туй булган. Кызганыч, июльдә өч гаилә таркалган, ә ел башыннан 16 пар араларын өзгән. Быел өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да узган елның шул чорындагыдан кимрәк. Июльдә 40 райондашыбыз арабыздан киткән, ә җиде айда 197 әлкиле бакыйлыкка күчкән

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International