Югары Әлморза мәдәният йорты, “Авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе” федераль конкурсында катнашып, 100 мең сум грант откан. Бу акчага проектор, экран һәм ике ноутбук алырга планлаштыралар. Әлеге мәдәният йортында өч ел элек республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән иде. Биредә “Умырзая” халык театры да эшләп тора.