“Хузангай” җәмгыяте көзге бодай суктыруны төгәлләде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

“Хузангай”да көзге бодай җыюны төгәлләделәр. Уңыш гектарыннан 61,5 центнер тәшкил итте.

 Районда урып-җыю эшләре оешкан төстә дәвам итә. Комбайнчылар 35,6 мең гектарда үстерелгән бөртеклеләрнең 10 мең гектардан артыгын җыеп алдылар. Димәк, яңа икмәкнең 30 проценты амбарларга кергән. Уңыш һәр гектардан уртача 40,2 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләре аеруча “Хузангай” җәмгыятендә әйбәт оештырылган. Биредә уракның яртысы төгәлләнде инде. Монда 30 бөртек суктыру комбайны бар, шуның 28 е даими басуда эшли. Хузангайлылар 2102 гектар мәйданда уҗым бодае үстергәннәр иде. Алар аны тулысы белән суктырып алдылар. Уңыш гектардан уртача 61,5 центнер чыкты. Моңа кадәр исә алар борчак культурасын җыеп алдылар. Кыйммәтле борчак ярмасының уңышы һәр гектардан 27 шәр центнер тәшкил итте. “ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки” һәм “Көнчыгыш Әлки” филиаллары комбайнчылары быел урып-җыю эшләрен берләшеп башкаралар. Болай эшне оештыру күпкә отышлы да. Әйтик, комбайннарга хезмәт күрсәтү, аларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү – барысы бер урында.  Бу ике филиалның да кырларыннан 1300 әр гектарда бөртеклеләр суктырып алынган. Уңыш 40 центнердан артык чыгып бара. Филиалларда комбайн астыннан бөртекне элеваторга ташу өчен техника җитәрлек. Быел да республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң алдынгы комбайнчылар арасында конкурс игълан итте. Уракта иң әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән 200 комбайнчы 100әр мең сумлык грантка – акчалата премиягә ия булачак. Алдагы елларда бу премия күләме кимрәк иде. Районыбызның ким дигәндә бер дистә комбайнчысы быел бу кыйммәтле бүләккә дәгъва кыла ала. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, “ВостокЗернопродукт”ның орлык заводы тулы куәткә көзге культуралар өчен материал хәзерли башлаган. “Хузангай”да бу көннәрдә уҗым культуралары орлыкларын инкрустацияләүгә керешкәннәр.

 “Быел да көзге культураларны алдагы еллардагыдан ким чәчмәбез”,–ди Роберт Гадиев. Чөнки, елның нинди килүенә карамастан, уҗым бөртеклеләреннән тотрыклы уңыш алына. Беренчел фаразлар буенча, районда 21,5 мең гектарда көзге культуралар чәчү өчен мөмкинлекләребез бар. Механизаторлар бу көннәрдә арыш чәчәсе басуларны эшкәртәләр. Киләсе атнада инде арышны чәчүгә дә керешәчәкләр. Бер үк вакытта пар җирләрен көзге бодай чәчү өчен хәзерләү дә тулы куәткә алып барыла.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International