РОСРЕЕСТР ВЕДОМСТВОНЫҢ 34 ИГЕЗӘК - САЙТЫН БЛОКИРОВКАЛАУ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕ

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Росреестр тарафыннан "игезәк" сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча алып барылган эш нәтиҗәсендә, Роскомнадзор суд карарлары нигезендә шундый 34 ресурсны блокировкалады.

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларны бирү Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы тарафыннан башкарыла. Күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматны гражданнар  онлайн режимда Росреестрның ачык кадастр картасыннан ала алалар.

Башка затлар һәм оешмалар тарафыннан "игезәк" сайтлар аша мондый хезмәт күрсәтү законсыз санала, гамәлдәге тәртипне боза һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә, аларга, аерым алганда, түбәндәгеләр керә: күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә мошенниклык гамәлләренә алшартлар тудыру, оператив-эзләү эшчәнлеге һәм хокук саклау эшчәнлеге авыраю, шәхси мәгълүматлар әйләнешенең хокукый режимын үтәмәү һ. б.

"Росреестрга гражданнардан һәм оешмалардан "игезәк" сайтлар аша алынган төгәл булмаган мәгълүмат турында шикаятьләр килә. Кешеләр хезмәтне бөтенләй алмаган очраклар да бар - мошенниклар түләүне алдан ала һәм җавап бирми башлый. Шул ук вакытта мондый хезмәтләрнең бәясе БДКМР биргән рәсми белешмәләрдән дистәләрчә тапкыр аерылып торырга мөмкин.  Якынча бәяләүләр буенча, күрсәтелгән сайт хуҗалары ала торган акчаларның күләгәле әйләнеше 2019 елда 3,7 млрд. сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, бюджет законнары нигезендә, БДКМР белешмәләрен бирүдән кергән акча федераль бюджет керемнәре булып тора», - дип хәбәр итте Росреестр җитәкчесе урынбасары Максим Смирнов.

“Игезәк” сайтлар эшчәнлегенә каршы торуның суд ысулыннан тыш, Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе законнарына бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрне яңадан сатуны тыюны билгеләү Һәм шундый хезмәтләр тәкъдим итә торган сайтлар (218-ФЗ) тыю өлешендә, шулай ук китерелгән хокук бозулар кылган өчен административ санкцияләр булдыруда (РФ КоАП) үзгәрешләр әзерләнде. 

“Игезәк” сайтларга мөрәҗәгать иткәнсез һәм күчемсез милек өлкәсендә ялган мәгълүмат алганда финанс югалтуларын кичергәнсез икән инде, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Инстаграмдагы рәсми битендә (ww.instagram.com/rosreestr_tatarstana/) яки press@rosreestr.org электрон почтасына игезәк сайтның сылтамасы белән  бу турыда хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ИГЕЗӘК САЙТНЫ НИЧЕК БИЛГЕЛӘРГӘ?

СИМВОЛИК( УЙЛАНЫЛГАН)  ИСЕМ. Игътибар итәргә кирәкле иң төп билгесе- уйланылган исем. Игезәк сайтлар Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы исеменнән эш итү хокукы турында мәгълүматны урнаштыралар, аларның рәсми сайтлары структурасын күчерәләр, шулай ук үз адресларында ведомстволарның охшаш рәсми атамасына икеләтә хәрефләр өстәп, "online" кушымтасын кулланалар.

Шулай итеп, гражданнар һәм оешмаларда дәүләт хезмәте алу өчен дәүләт хакимияте органының рәсми сайтында сорау рәсмиләштерәләр дигән тәэсир туа. Ләкин, бу алай түгел.

ДХБП (Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы)АША ТЕРКӘЛЕП БУЛМЫЙ. Шулай ук сайтның дөреслегенә инанырга электрон сервислар булу ярдәм итәчәк. Шулай итеп, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (https://gosuslugi.ru) теркәлгәннән файдаланып булган "Шәхси кабинет" сервисы игезәк сайтларда булмый.

РЕКЛАМА ҺӘМ ПРАЙС-ЛИСТ. Росреестрның, Федераль кадастр палатасының яисә Халык кадастр картасының игезәк сайтларында прайс-листлар, мобиль кушымталарга сылтамалар һәм түләү ысуллары, шулай ук реклама урнаштырыла.

НИ ӨЧЕН ИГЕЗӘК САЙТЛАР КУРКЫНЫЧ?

ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТЛАРНЫ БОЗУ. Игезәк сайтларның эшчәнлеге күчемсез милекне теркәү турындагы кануннарның нигезләмәләрен боза, алар нигезендә хокукларны теркәү органы хокук иясенең соравы буенча аңа теркәлгән күчемсез милек объекты турында белешмәләр алган затлар турында мәгълүмат бирергә тиеш. Мондый сайтларда мәгълүмат сораган барлык затлар хокукый кырдан "югала", һәм күчемсез милек милекчеләре аларның объектлары буенча мәгълүматларны кем соратканын белә алмыйлар.

Өстәвенә, "игезәкләр" хокукына ия булучылар нигездә физик затлар, ә аларны теркәлү илләре - АКШ, Евросоюз территориясе, Украина. Әлеге хезмәтләрдән файдаланып, кулланучы дөньяның башка илләре юрисдикциясендә шәхси мәгълүматны системалаштыру, саклау, туплау һәм тапшыру законын бозып  мәгълүмат бирә

ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ БӘЯСЕ ҺӘМ СЫЙФАТЫ. Мошенник компанияләр хезмәт күрсәтүнең бәясен уннарча тапкыр арттыра. Росреестр бирелгән мәгълүмат өчен җавап тота, ә мошенниклар актуаль булмаган яки ялган мәгълүмат бирә ала - мондый очракларга шикаятьләр бар инде.

Шул ук вакытта законсыз  сайт-игезәкләргә интернет-эзләү хезмәткәрләренең беренче юлларында урнаштырып баю өчен реклама инструментларын киң кулланырга мөмкинлек бирә.

СИСТЕМАГА ЙӨКЛӘНЕШ. Игезәк сайтларның шактый өлешен робот-автоматлар урнаштырылган керү ачкычлары буенча генерациялиләр. Бер тәүлек эчендә мәгълүматларны алмаганда, роботлар, кагыйдә буларак, кабат соратуны генерацияли, бу системаны шактый чамадан тыш тыгызлый.

Росреестр һәм хезмәт алучылар арасында арадашчы эшчәнлек алып баручы затлардан килгән мөрәҗәгатьләрнең максималь саны ай дәвамында 20 гариза бирүче арасында 28 меңнән 422 меңгә кадәр тәшкил итә. Бер технологик ноктадан (арадашчы) көнгә 7,5 меңнән артык мөрәҗәгать килә.

 ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International